Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кредиттан баш тартам дип, лениногорскилы хатын-кыз 250 меңгә алданган

Шушы көннәрдә Лениногорск эчке эшләр бүлегенә, мошенниклардан алдануы турында гариза белән, тагын бер лениногорскилы мөрәҗәгать иткән.

Караклар 50 яшьлек хатын-кызга 250 мең сум акчалата зыян салган.

Инде бик күп тапкырлар язылган очраклардагы сыман,  хатын –кызның телефонына билгесез кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре итеп таныштырган.

Аның исеменә 250 мең сумга кредит картасы рәсмиләштерелүен хәбәр иткән. Ханым үзенең кредит сорап беркая да мөрәҗәгать  итмәгәнлеген, гомумән, кредит алырга җыенмаганлыгын әйткән. Рәсмиләштерелгән картаны блокировкага куюларын сораган. Әмма шалтыратучы, хатын –кызны, моның өчен картаны активлаштырырга һәм кредит акчаларын иминият партнерына күчерергә кирәклегенә ышандырган.

Моның өчен, билгеле, ханым телефонына ул әйткән яңа кушымтаны йөкләп, барлык әйтелгән нәрсәләрне дә шул кушымта аша башкарырга тиеш булган. Зыян күрүче кушымтаны телефонына  урнаштырып, әңгәмәдәше әйткән барлык гамәлләрне үтәгән. Шул рәвешчә, Лениногорскида яшәүче үз исеменә кредит рәсмиләштереп, ул акчаларны өченче затка күчерүен аңламый да калган.

 Бу очракта  яңа урнаштырылган кушымта – аның телефонына ерактан керү чарасы булган.  

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексы 159 маддәсенең 2 өлешендә каралган “мошенниклык” буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев