Куакбаш китапханәсе китап бүләк итү акциясенә кушыла
ҖӘМГЫЯТЬ

Куакбаш китапханәсе китап бүләк итү акциясенә кушыла

14 февраль Халыкара китап бүләк итү көнен белә идегезме? Әлеге дата уңаеннан "Китапны ярату белән бүләк итегез" дигән акция уза.

Әлеге акциянең төп максаты – укучыларны бер-берсенә яхшы китаплар, “тузмас бүләк” бирергә рухландыру һәм басма әдәбиятның үз кыйммәтен югалтмавын күрсәтү.

Куакбаш китапханәсе акциядә актив катнашырга чакыра. Китап уку әле дә актуаль икәнен онытмагыз, китап бүләк итеп, китап укучыларны сөендерегез әле.


Нет комментариев