Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Бала тудыру йортында Ачык ишекләр көне узды (+фотолар)

Лениногорск Бала тудыру йорты булачак яшь әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне үткәрде.

Лениногорскиның социаль челтәрләрендә Бала тудыру йорты ябылу турында имеш-мимешләр йөри башлаган иде. Әлеге хәбәрләрнең дөрес булмавына ачыклык кертеп, язып та чыктык

Ачык ишекләр көнендә яңа туган балалар бүлеге җитәкчесе Лилия Әкдәс кызы Нәбиева чыгыш ясады. Бала тудыру йортының ябылу-ябылмавына ачыклык кертеп: 

«Лениногорск Бала тудыру йорты бүгенге көндә эшли. Һәр авырлы хатын-кызны да акушер-гинеколог Садокат Исрафил кызы Курбанова кабул итә. Ләкин, бер мөһим ягы бар — авырлыларны төрле төркемнәргә бүлеп кабул итәбез. Мәсәлән, йөклелек чоры авыр узган хатын-кызлар Әлмәт, Казан шәһәренә җибәрелә. Әлеге карар республика сәламәтлек саклау министрлыгыннан килде, аны үтәргә тырышабыз. Консультациягә килгәндә, әгәр дә берәр сәбәпләр аркасында Казан шәһәренә бара алмыйсыз икән, очрашуны дистанцион рәвештә оештырып булачак»,-диде ул. 

Акушер-гинеколог Садокат Исрафил кызы Курбанова да, килгән яшь әти-әниләр белән күрешергә, сөйләшергә өлгерде. Бала тудыру йортының эшләвен исбатлап,

«Әле менә яңа гына бер хатын-кызыбыз әни булды. Шуңа күрә сезнең белән очрашырга соңга кала яздым. Аллага шөкер, әни дә бала да исән-сау», дип инде шактый гына срокта булган яшь әниләрне тынычландырды. 

Әлеге беренче генә тапкыр әни булырга әзерләнгән яшь әти-әниләр Бала тудыру йортының нинди икәнен күрәселәре килеп, алар өчен анда эшләүче табиблар экскурсия дә оештырды. Мәсәлән, хатын-кызның тулгагы башланып мөрәҗәгать иткән вакыттан алып, бала табып палатага кереп урнашу, матур итеп төреп өйләренә озатуга кадәр өч катын да йөреп чыктылар. Үзләре дә бик кызыксынучан булды алар. Акушерларга бөтен борчыган сорауларын бирде. Бала тугач күкрәккә куясызмы? Тугач та прививка ясыйсызмы? Үзең белән нәрсәләр алып килергә ярый һәм ярамый? Палаталар җылымы? Нинди уңайлы шартлар бар? Ашаталармы? Бала вакытыннан алда туа башласа нишләргә? Баланың сәламәтлегенә нинди зыян килә алуы һәм алмавы турында ничек аңларга? һәм башкалар. 

Экскурсия барган вакытта тулгагы башланган хатын-кыз әни булырга әзерләнгән вакытка да туры килде алар. Аны күреп куркып калмадылар, хәлен сорашып, исән-сау бала табуын теләделәр. 

Ачык ишекләр көне Бала тудыру йортында елына берничә тапкыр үткәрелә. Анда эшләүче медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, башка шәһәрләрдән дә кызыксынып килүчеләр бар. Бала тудыру йорты буенча экскурсия тәмамлагач, әти-әниләр анда эшләүче табибларга рәхмәт әйтеп таралышты. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев