Лениногорск эчке эшләр бүлегендә телефон һәм интернет мошенниклары белән бәйле җинаятьләр арткан, талау, урлашу кимегән
Россия эчке эшләр министрлыгының Лениногорск бүлегендә 2019 елда башкарылган оператив хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
Бүлек җитәкчесе, полиция полковнигы Айбулат Юнысов, барлык бүлекчәләрнең дә максатчан һәм көйләнелгән эше ярдәмендә, оператив хезмәт эшчәнлегенең күпчелек юнәлешендә уңай күрсәткечләргә ирешүе турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы бәяләве буенча, 2019 елның 12 ае эчендәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Лениногорск районы бүлеге беренче категорияле бүлекчәләр арасында 2нче урынга ия булган.
2019 елда барлыгы 817 җинаять теркәлгән. Телефон элемтәсе һәм интернет челтәре аша башкарылган банк карталарыннан акча урлау кебек мошенниклык очраклары артса, үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян салу, квартир талау, һәм урлашу максатында кешегә һөҗүм итү кебек җинаятьләр саны кимегән.
Әлеге вакыт эчендә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе тарафыннан 53 җинаять ачыкланган. Аларның 10 сы коррупциягә, 22 се бюджет акчасын урлау һәм үзләштерүгә бәйле, тагын 10 сы хезмәттәге җинаять белән бәйле.
Көнкүреш мәсьәләләре аркасында килеп чыккан җинаятьләр, 2018 ел белән чагыштырганда, 38 процентка арткан.
2019 елның 12 ае эчендә Лениногорск районы территориясендә 67 юл-транспорт һәлакәте теркәләгән, бу алдагы елдагыдан 8,1 процентка күбрәк. Үлүчеләр саны кимегән, ләкин җәрәхәт алучылар саны арткан (86 кеше).
Исерек хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр белән көрәш дәвам итә. Узган елда моның белән бәйле 220 җинаять эше теркәлгән.
Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
Тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев