Лениногорск педагогика колледжы студентлары баскетболда - җиңүче
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск педагогика колледжы студентлары баскетболда - җиңүче

Әлмәттә көньяк-көнчыгыш зонасы командалары арасында баскетбол буенча ярышлар узды.

 

Ярышлар хатын-кыз командалары арасында үтте.

Татарстан студентлары баскетбол лигасында Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжында укучы студентлар да катнашты.

Ярыш нәтиҗәсендә безнең колледж кызлары беренче урынны алды.

Команда тренеры - Валькаева Ландыш Флуровна кызларны яхшы әзерләгән. Бердәм команда булу уңыш алып килгән.

 

 

 


Нет комментариев