Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында булган фаҗига - хатын һәм ике баланың мунчада үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылды

Районыбыздагы Петропавловка авылында мунчада ис газына 37 яшьлек хатын һәм аның ике кызы агуланып үлгән иде. Әлеге факт буенча республика Тикшерү комитеты Россия Җинаять Кодексының 109нчы статьясының 3нче бүлеге, ягъни саксызлык буенча ике һәм күбрәк затларның үлеменә китерү буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерү версиясе буенча, хатын ире һәм кызлары белән...

Районыбыздагы Петропавловка авылында мунчада ис газына 37 яшьлек хатын һәм аның ике кызы агуланып үлгән иде.
Әлеге факт буенча республика Тикшерү комитеты Россия Җинаять Кодексының 109нчы статьясының 3нче бүлеге, ягъни саксызлык буенча ике һәм күбрәк затларның үлеменә китерү буенча җинаять эше кузгатты.
Тикшерү версиясе буенча, хатын ире һәм кызлары белән әти-әнисенә бәрәңге алышырга кайта. Кич кызлар белән мунчага юынырга китәләр. Берничә сәгатьтән соң, каенанасы кайтмаган булуларын күрә һәм мунчага китә. Тик ишек бикле була. Шуннан соң ишекне каерып ачалар һәм үле гәүдәләргә тап булалар.
Хәзерге вакытта тикшерү эше дәвам итә, дип хәбәр итә республика буенча тикшерү комитеты сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев