Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск сәхнәсен Фирдүс Тямаев кыздырды

Лениногорск, гуляй - Сезгэ килде Тямай, дип сәламләде тамашачыны яраткан артистларын Фирдүс Тямаев Лениногорск Мәдәният сараендагы концертында.

Лениногорск Мәдәният сараенда сәхнәне дер селкетеп, Фирдүс Тямаевның 8 нче сезон концерты узды.


Лениногорск - минем икенче туган ягым, дип якын итеп сөйләде ул.
1998-2002 елларда  биредә музыка һәм рәсем сәнгате  педагогия училищесында укыган. Төркемендәге ике егет тә Лениногорск районыныкы.

Концерт, Тямаевча, дәртле дә, шаян да, уйландыра торган да булды. Халык күңеленә үтеп керерлек жырлары, өздереп биюләре белән Фирдүс тамашачыны тагы бер кат үзенә гашыйк итте.

Инстаграмм киңлегендә нинди генә тискәре комментарийлар булмасын, халык Тямайны ярата, хөрмәт итә. Чөнки ул гади, ул халыкчан, ул тирән фикерле артист.

Шыплап тулган зал, көчле алкошлар, әле тагын өстәмә концерт куелачагы да моны тагы бер кат дәлилли.

 

Гөлназ Хәйретдинова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев