Лениногорск студентлары «Адмирал» хәрби-патриотик уенда катнашты (+фотолар)
Лениногорскиның «Высота» Яшьләр үзәгендә шәһәрнең уку йортлары студентлары арасында «Адмирал 2.0» хәрби-патриотик уен узды.
Исегезгә төшерәбез, «Адмирал» хәрби-патриотик уенның беренчесе шәһәрнең мәктәп укучылары арасында узган иде.
Командалар 12 станцияне үтәргә тиеш. Мәсәлән: АК-104 автоматын сүтеп жыю, снайпер, киртәләр полосасы үтү, связистлар, разведка, шифровка, хәрби марафон, солдатның көнкүреше һәм башкалар.
Нәтиҗәдә, уку йортлары студентлары арасында беренче урынга «КНИТУ-КАИ» студентлары командасы лаек булса, 2нче урынга нефть техникумы, 3нчы урынга — «Нефтьче» студентлар берлеге штабы командасы ия булды.
22 февраль көнне «Адмирал 2.0» уенының Гран-финалы була. Кемнәр ярышачак? Димәк, Лениногорскиның 5 нче мәктәп һәм 12 нче лицей командалары, уку йортлары арасыннан нефть техникумы белән «КНИТУ-КАИ» командасы. Кемнәр «Адмирал 2.0» хәрби-патриотик уенының абсолют җиңүчесе булыр?
Фото һәм мәгълүмат «Высота» Яшьләр үзәгенең ВКонтакте социаль челтәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев