Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида әфганчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг үткәрелде (+фотолар)

Сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында Әфган сугышы һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 34 ел тулу уңаеннан митинг үтте.

Митингка Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, запастагы подполковник Владимир Золотухин, «Юнармия» иҗтимагый хәрәкәте штабы начальнигы, отставкадагы подполковник Илья Мишин, Әфган сугышында һәлак булганнарның туганнары, дуслары һәм башкалар җыелган иде.

Катнашучыларның һәрберсе Әфганстандагы сугыш вакыйгаларын искә алды. Әфган сугышында Татарстаннан 11,5 меңнән артык кеше катнашкан, Лениногорск районыннан сугышка 260 ир егет киткән, аларның 10сы чит җирләрдә һәлак булган. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәк һәм веноклар куйдылар.

Рамия Гарифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев