Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида пенсионер хатын-кыз 600 мең сумын урлаткан

Хатын-кыз өч атна дәвамында аферистларның счетына 600 меңнән күбрәк акча күчергән.

Полициягә Лениногорскида яшәүче 60 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул интернетта өстәмә акча эшләү турында мәгълүмат күрүен сөйләгән. Теркәлү узганнан соң, аңа билгесез кеше шалтырата, үзен трейдер дип таныштыра. Ир-ат сатулар өчен смартфонга берничә кушымта йөкләргә һәм 15 мең сум күләмендә беренче взнос кертергә кирәген әйтә.

Шалтыраткан кеше керемнең кертелгән акча күләменә бәйле булачагын әйтә. Өч атна дәвамында хатын-кыз счетка 600 меңнән күбрәк акча күчергән. 

Күпмедер вакыттан соң ул акча алырга теләгән, әмма моның өчен страховка, комиссия һәм башка взнослар түләргә кирәк булган.

Хатын-кыз аферистлар тозагына эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.  

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев