Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ этабы гала-концерты җиңүчеләре билгеле

Фестивальдә республиканың 6 районыннан килгән 1600 талантлы бала катнашты. Өч көн дәвамында жюри тарафыннан 327 номер каралды.

Бу хакта без язып чыккан идек инде:Лениногорскида «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ этабы гала-концерт белән тәмамланды (+фотолар)

Гала-концерт программасына Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарыннан иң яхшы номерлар кергән иде.

 Аларны өч номинациядә бүләкләделәр: конферанс, вокал-соло, хореография. 

Җиңүчеләрнең күбесе шәһәребезнең талантлы артистлары: җыр-бию ансамбльләре. 

I урын

“Конферанс” номинациясендә I урынны алучылар - Марсель Җиһаншин, Ростислав Апаков, Амалия Габдурахманова,Андрей Андреев, Динә Сираева, Самир Минәҗев бүләкләнде.

“Вокал-соло” номинациясендә I урынны алучылар – Данил Солтанов һәм Эльвина Гадельшина.  

“Вокаль ансамбльләр” номинациясендә I урынны алучылар – “Талант” һәм “Кояшкай” ансамбльләре.

“Хореография” номинациясендә I урынны “Желание летать” бию ансамбле яулый.

  II урын

 “Конферанс” номинациясендә II урынны Дамир Динекаев ала.

“Вокал-соло” номинациясендә II урынны алучылар – Ясминә Шамсутдинова һәм Кәрим Ибатуллин.

“Вокаль ансамбльләр” номинациясендә II урынны алучылар – “Талант” һәм “Сәрвиназ” ансамбльләре.

“Хореография” номинациясендә II урынны – “Империя” һәм “Долетим до звезд” бию төркемнәре лаек була.

III урын

“Конферанс” номинациясендә III урында – Дарина Шилова (Бавлы шәһәре) белән Максим Ярофеенко.

“Вокал-соло” номинациясендә III урынны Булат Касимов яулый.

Гала-концерт җиңүчеләренә Диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев