Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида татар телендә тәрбия бирүче төркем тәрбиячеләре үзара тәҗрибә уртаклашты

Татар шагыйре Муса Җәлил туган көнендә Лениногорскида татар телендә белем һәм тәрбия бирүче төркем тәрбиячеләре өчен утырыш узды.

«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә татар теле белән укыту эшчәнлеге моделен булдыру» темасына багышланган муниципаль база мәйданчыгы утырышында  22нче балалар бакчасы педагоглары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар: зуррак һәм әзерлек төркемнәрендә  белем бирү эшчәнлеген  күрсәттеләр, «Кубик Блума» алымы белән таныштырдылар.

Тимәшнең «Ласточка» балалар бакчасы тәрбиячеләре «Интеллект  карталардан файдалану» мастер-классы белән чыгыш ясады.

Шөгер балалар бакчасы тәрбиячеләре «Уеннар, музыкаль уеннар аша диалогик сөйләм формалаштыру» мастер-классын тәкъдим иттеләр.

27нче балалар бакчасы тәрбиячесе балаларга татар телен өйрәтү барышында уен технологияләрен куллану буенча мастер-класс күрсәтте, ә 12 нче бакча урта, зур мәктәпкәчә яшьтәге балаларда диалогик сөйләмне үстерү буенча авторлык уенын күрсәтте.

       

Мәгариф идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев