Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ТОССлар тыл хезмәтчәннәрен 9 май белән котлады (фотолар)

Җиңү көне уңаеннаен, җиденче һәм сигезенче җәмәгатьчелек идарәсендә яшәүче әби-бабайлар 8нче ТОСка җыелды. Аларны бәйрәм белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлап, олы рәхмәтен җиткерде. 12 нче лицейда укучы кыз-егетләр шигырь сөйләде, җыр башкарды. Соңыннан азәрбайҗан диспорасы рәисе Рамиз Мамедов һәм аның вәкилләре тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр өләште. Бу көнне оешмасыз...

Җиңү көне уңаеннаен, җиденче һәм сигезенче җәмәгатьчелек идарәсендә яшәүче әби-бабайлар 8нче ТОСка җыелды. Аларны бәйрәм белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлап, олы рәхмәтен җиткерде.

12 нче лицейда укучы кыз-егетләр шигырь сөйләде, җыр башкарды. Соңыннан азәрбайҗан диспорасы рәисе Рамиз Мамедов һәм аның вәкилләре тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр өләште. Бу көнне оешмасыз калган илле тыл хезмәтчәне тәмле-томнардан торган пакеттка ия булды.

Шулай ук бу көнне 11 нче ТОСС үз территориясендә гомер итүче тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләде. 11 нче ТОСС рәисе Олег Баштанов ярдәмендә булдырылган бүләкләрне утыз ике әби-бабайга аның урынбасары Лиана Габидулина тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев