Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида үткән «Моңлы Тукай теле» конкурсы җиңүчеләре билгеле (+фото һәм видеолар)

Лениногорскиның Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан «Моңлы тукай теле» районкүләм конкурсы узды.

Анда шәһәр һәм районда яшәүче 4 яшьтән алып 25 яшьтән өлкән булган шигырь сөйләүчеләр һәм каләм тибрәтүчеләр катнашты. 

Әлеге конкурс ел саен үткәрелә. Һәм менә быел аны Үзәк китапханәдә үткәрергә булганнар. Конкурскта катнашыр өчен 43 кешедән гариза кабул ителгән. Аларны жюри әгъзалары «Сәнгатьле итеп шигырь сөйләү», «Шигырьне сәхнәләштерү», «Г. Тукайга багышлап, үзе язган шигырьләрне сөйләүчеләр» номинацияләре буенча бәяләп барды. 

Мәсәлән, катнашучылар арасында 19 яшьтән 25 яшькә кадәргеләр арасында Эльза Тахавова «Тукаемны бүген искә алам» шигырен үзе язып килгән иде. Аны матур һәм сәнгатьле итеп укыды. 

7 яшьтән 11 яшькә кадәргеләр арасында 2нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы Алинә Шакирова "Бишек җыруы«н җырласа, шул ук мәктәпнең «Балачак» коллективы Г. Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырен сәхнәләштерде. 

7нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары да бирешмәде. Инсаф Халиков «Ялкау маэмай» һәм Самир Шакиров "Сөткә төшкән тычкан"ны оста һәм сәнгатьле итеп сөйләде.

Шулай ук, 11 гимназиянең 2"А" сыйныфында укучы «Алтын ачкыч» коллективы Г. Тукайны искә алып, жюри әгъзаларын "Урман аланы«на чакырды.

Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр арасында Дилә Мортазина да бар иде. Ул «Син булмасаң» шигырен сөйләргә килгән иде. Г. Тукайның мәхәббәт темасына язылган шигырьләрен бик яратып укый икән ул. Ни өчен дисезме? Чөнки аның тормыш иптәше белән танышу тарихы Г. Тукайның шигырьләре белән бәйле булып чыкты. 

Конкурста катнашучылар нинди номинация алганлыгын "Моңлы Тукай теле" конкурсы җиңүчеләре исемлегеннән карый аласыз. Алар 26 апрель көнне сәгать 10.00 да Габдулла Тукай һәйкәлендә узачак тантанага чакырыла. 

Рамия Гарифуллина, автор фото һәм видеолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев