Лениногорскида Яңа елда беренче шахмат турниры
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Яңа елда беренче шахмат турниры

Лениногорскида 3 гыйнвар көнне шахмат буенча традицион "блицмарафон" узды. Ул инде 22 нче тапкыр үткәрелде.

 

 

Боҗралы система буенча узган ярыш 29 турда үтте. Анда барлыгы 30 шахматчы катнашты. Болар - Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Кичуй һәм Лениногорск уенчылары.


Җиңүче исеменә Лениногорскидан Марсель Мөбәрәкшин лаек булды. Икенче урында Павел Политов. Матвей Николаев - өченче.
 


Нет комментариев