Лениногорскига "Бизнес-десант" килде (фотолар)
Районның кече һәм урта бизнес вәкилләре "Бизнес-десант" командасы белән очрашты. Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы инде өченче ел, районнарга чыгып, эшмәкәрләр белән шундый очрашулар оештыра. "Бизнес-десант" командасы Алабуга, Яр Чаллы, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә районнарында булырга өлгәргән. Әлеге чараның төп максаты - эшмәкәрләрнең проблемалары белән танышу, аларны чишү юлларын күрсәтү, тикшерүләргә...
Районның кече һәм урта бизнес вәкилләре "Бизнес-десант" командасы белән очрашты.
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы инде өченче ел, районнарга чыгып, эшмәкәрләр белән шундый очрашулар оештыра.
"Бизнес-десант" командасы Алабуга, Яр Чаллы, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә районнарында булырга өлгәргән.
Әлеге чараның төп максаты - эшмәкәрләрнең проблемалары белән танышу, аларны чишү юлларын күрсәтү, тикшерүләргә әзерләнү, штрафлардан ничек котылу һәм тикшерүчеләр нинди вәкаләтләргә ия булу турында аңлату, - ди команданың спикеры Әлфия Җәббарова.
Әйе, эшмәкәрләрне төрле структураларның очсыз-кырыйсыз тикшерүләре һәм вак-төяк кимчелекләр өчен дә штрафлар салулары нык борчый. Кызганычка каршы, эшмәкәрләргә консультация алу өчен мөрәҗәгать итәрлек оешма да, аңлаешлы телдә, гади итеп язылган мәгълүматлар да юк.
-Мондый очрашулар үзем өчен күп мәгълүмат тупладым, - ди Оксана Кондратьева.
Болардан тыш, очрашу кысаларында январь аенда эшләтеп җибәреләчәк "Тикшерелгән бизнес" ("Проверенный бизнес") махсус интернет-журнал турында да фикер алыштылар. Әлеге интернет-журнал эшмәкәрләргә үзара аралашырга, фикер алышырга, үзләрен борчыган сорауларын бирергә һәм аларга тулы җавап алырга, тәҗрибә уртаклашырга да ярдәм итәчәк.
Зилә Мөдәрисова тексты һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев