Лениногорскилы Алинә Галимова «Автоледи — 2023» республика конкурсында җиңүчеләр унлыгына керде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Алинә Галимова «Автоледи — 2023» республика конкурсында җиңүчеләр унлыгына керде

Лениногорскиның «Автоледи — 2023» муниципаль конкурсында беренче урынны яулаган хатын-кызыбыз Алинә Галимова республика конкурсында да катнашып җиңүчеләр унлыгына кергән.

Алинәнең муниципаль конкурста катнашып беренче урын алуын язган идек инде. 

Республика күләмендә үткәрелгән «Автоледи — 2023» конкурсында да Алинә Галимова теоретик сорауларда җавап биреп, практик өлешен дә үткән.

Нәтиҗәдә, җиңүчеләр арасында 10 нчы урынны яулаган. Котлыйбыз. Киләчәктә аңа уңышлар һәм беренче урыннарны яулавын телибез. 

Фото: ГБУ «БДД»


Нет комментариев