Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыга үз өендә шартлаткыч матдәләр саклаган өчен 15 мең сум штраф

Лениногорск суды җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Эш материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче У. шома көпшәле ау мылтыгының хуҗасы  булган. Хокук кагыйдәләре таләп иткәнчә,  мылтыкны саклау һәм йөртүгә рөхсәтнамә дә алган. “Корал турында” Федераль закон нигезендә аның  дары саклау хокукы да булган. 

Ау мылтыгын һәм шартлаткыч матдәне саклауга  бирелгән рөхсәт  вакыты чыкканнан соң, У. 2022 елның сентябрендә,  ирекле рәвештә  мылтыкны Лениногорск районы эчке эшләр бүлегенә тапшыра. Әмма үзенең сүзләре буенча,  дарыны  тапшырырга оныта.

 Шартлаткыч матдәне үз өендә, шкафта саклый.  Узган елның ноябрь аенда полиция хезмәткәрләре аның  өендә тентү үткәргәндә, 5 металл банка дарыны табып алалар.

Суд утырышында гаепләүче закон тарафыннан тыелган гамәл кылуын тулысынча таныды.  Калган дары турында бөтенләй онытуын,  аның яраклылык срогы чыгуы белән аңлатты һәм  үкенечен белдерде.

Суд У.ны РФ Җинаять Кодексының 222.1  маддәсендәге 1 өлештә  каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Әмма гадәттән тыш шартларны исәпкә алып, әлеге   маддә нигезендә  каралган санкцияләрне, җәзаның йомшаграк төре белән алыштырды.

Гаепләнүче 15 мең сум күләмендә штрафка тартылды. 

Хөкем карары үз көченә кермәгән һәм апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев