Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыга карата жинаять эшен туктатканнар

Лениногорск суды алимент бурычлары булган җирле кешегә карата җинаять эшен туктату турында карар чыгарды.

Балигъ булмаган баласына карата битарафлыгы инде суд эскәмиясенә кадәр китереп җиткергәч, хәсрәт ата, күрәсең, түләми котыла алмаячагын аңлаган. Ул суд тикшерүләре башлануга ук бурычын түләгән.

Эш материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче К. 2021 елның декабреннән алып, 2022 нче елның май аена кадәр балигъ булмаган баласына алимент түләмәгән. Моның өчен ул узган елның апрель аенда административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Ул вакытта К.ның алимент буенча бурычлар 55000 сум гына булган әле. Әмма административ җаваплылыкка тарту аңа зур йогынты ясамаган, ул бурычын түләмәвен дәвам иткән. Җинаять эшен карауга билгеләнгән көнгә К.ның гомуми бурычлы инде 128 мең сумнан арткан булган.

Суд утырышында К.гаебен тулысынча таныган. Суд тикшерүләре башлангач ул алиментлар буенча бурычын тулысынча каплаган. Судка бурычларын түләвен турында , суд приставлары хезмәте тарафыннан бирелгән белешмә дә алып килгән. К. ның алимент бурычларын түләве, зыян күрүченең законлы вәкиле гаризасы белән дә расланган. Ул гаепләнүчегә карата дәгъвалары булмавын белдергән.

Лениногорск суды әлеге фактларны исәпкә алып, РФ Җинаять кодексының 157 мадәсенә 3 нче искәрмә нигезендә, К.га карата җинаять эшен туктату һәм аны җинаять җаваплылыгыннан азат итү турында карар кабул итте.

Карар законлы көченә кермәде һәм апелляция тәртибендә Татарстан Республикасы Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.

Исламия Галимова тәржемәсе.

Лениногорск яңалыкларын безнең Телеграм-каналда https://t.me/zaman_sulyshy укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев