Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы - көчле рухлы Сәүдә әби

Яшүсмер вакыты сугыш чорына туры килгән, аның бөтен авырлыгын үз җилкәсенлә күтәргән Сәүдә әби Галимовага шушы көннәрдә 90 яшь Сугышлы авылында крестьян гаиләсендә туган, 80 яшенә кадәр туып-үскән җирендә яшәгән Ак әби хәзерге вакытта шәһәребездә - төпчеге Фәрхәт белән Гүзәлия тәрбиясендә яши. Бу көннәрдә ул әле Наилә кызында кунакта. Аларга...

Яшүсмер вакыты сугыш чорына туры килгән, аның бөтен авырлыгын үз җилкәсенлә күтәргән Сәүдә әби Галимовага шушы көннәрдә 90 яшь


Сугышлы авылында крестьян гаиләсендә туган, 80 яшенә кадәр туып-үскән җирендә яшәгән Ак әби хәзерге вакытта шәһәребездә - төпчеге Фәрхәт белән Гүзәлия тәрбиясендә яши. Бу көннәрдә ул әле Наилә кызында кунакта. Аларга килеп кергәндә күзлеген киеп Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"ен укып утыра иде.

- Бу китапны берничә тапкыр укысам да, аерыла алмыйм, бәлки ак халатлы кешеләр күңелемә якын булгангадыр, - ди ул.

Якындыр шул, олы кызы Роза гомере буе шәфкать туташы булып эшләде, ике оныгы да әлеге һөнәрне сайлаган.

Яше олыгая барган саен һәркем үзенең яшьлеген, эштә узган гомерен сөйли. Сәүдә әби дә шулай:

- Сугыш башланганда 15 яшь иде, җиденче классны тәмамлап, көз көне Шөгер мәктәбенә укырга китәргә тиеш идем. Барып булмады инде. Ир-атлар китеп беткәч бөтен колхоз эше диярлек безгә калды. Ат белән җир дә сөрдек, тырмаладык, чәчтек. Шулай ук берничә ел Шөгердәге битум заводка эшкә йөрергә туры килде. Тонна ярымлы вагоннарны атка тагып җир өстенә алып чыга идек, - ди.

1947 елда сугыштан исән-сау кайткан авылдашы Минәхтәм белән тормыш корып җибәрәләр. Биш балалары - Роза, Наилә, Фәрит, Дания һәм Фәрхәт дөньяга килә. Фәрите белән авыл советы секретаре булып эшләгән иренең генә гомере кыска була. 45 яшендә тол кала, аннан 21 яшьлек улын югалта. Авыр булса да түзә, балалар ятимлекне сизмәсеннер ди. Йодрык кадәрле генә хатында шулкадәр көч, үҗәтлек булуы сокландыра. Абзар тутырып мал асрый, хөкүмәт эшен дә башкара. Әле пенсиягә чыккач та дистә еллар Сугышлы мәктәбендә аш пешерүче булып эшли.

- Инәйдән "Мин ялгыз инде", дип үзен җәлләтергә теләгән сүз ишетмәдек. 75 яшенә кадәр сыер асрады. Без дә кечкенәдән эштән башка әйбер белмәдек. Күзенә генә карап тора идек, - дип искә ала кызы Наилә апа.

- Картлыгым тыныч, бәхетле. Балаларым яхшы карый, тәрбияли. Тугыз оныгым, сигез оныкчыгым бар. Алар без күргәнне күрмәсен, сугышлар булмасын дип телим, - ди.

Нинди генә авыр заманга туры килүгә карамастан яшьлеген һаман да сагына ул, күңеле нечкәреп киткәндә җырлый башлый:

«Түгәрәк күл, салкын чишмә

Суын эчеп туймадым.

Әйтер сүзне әйтә алмадым,

Күрешербез дип уйладым».

Ләйсән Шәрәфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев