Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар 1 мартта сирена тавышын ишетергә мөмкин

Татарстанда «Игътибар, барыгызга да!» хәбәрен алганда нишләргә кирәклеген аңлаттылар.

Иртәгә,  1 мартта 10:43 минутта халыкка хәбәр итү системасын сирена кабызып тикшергәндә, «Игътибар, барыгызга да» хәбәрен алганда, каушап калырга кирәкми.

Бу хакта «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Татарстан гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Гыйсмәтов хәбәр итте.

«Каушап калырга кирәк түгел. Мөмкин булганча, йә радиоалгычны, йә телевидениене кабызырга кирәк, анда халыкка нәрсәләр эшләргә кирәклеге әйтеләчәк. Моннан тыш, куркып калмасыннар өчен балаларга аңлатырга кирәк», - дип өстәде ул.

ЧЫГАНАК

Фото: "Лениногорск-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев