Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, белми калмагыз: гаилә архивы өчен 50 мең сум алырга мөмкин

Татарстан Республикасында «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы бара, аны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты (Татарстан Республикасы Дәүләт архивы) оештыра.

 

Анда барлык татарстанлылар да катнаша ала, моның өчен жюрига гаилә архивыннан Татарстан Республикасын үстерү тарихын чагылдыра торган фотографияләрнең һәм видеодокументларның бай коллекциясен күрсәтергә кирәк.

Конкурс турында нигезләмә белән Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты сайтында танышырга була http://tatarstan.ru/rus/file/corupt/corupt_159558.pdf

Конкурс ике этапта уздырыла. 2019 елның 4 ноябреннән 2020 елның 10 февраленә кадәр муниципаль этап,

2020 елның 1-31 маенда республика этабы узачак.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә: 1 урын өчен - 50 мең сум, 2 урын өчен - 30 мең сум һәм 3 урын өчен - 20 мең сум. Гаилә архивлары - конкурста җиңүчеләр документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк. Бирелгән документларга авторлык хокуклары конкурста җиңүчеләр өчен кала.

Лениногорск  архив бүлеге сезнең гаризаларыгызны 2020 елның 10 февраленә кадәр кабул итә.

белешмә өчен телефон: 5-48-96


 

Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев