Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар тагын тюбинглардан имгәнүләр алган

Таудан тюбингларда шууның ахыры Лениногорск балалары өчен аяныч белән тәмамланган: узган атнада өч бала имгәнүләр алган.


Бу – беренче  очрак түгел. Әле кыш башланып, озак та узмаган иде, дүрт баланың травма алуы турында газетка язган идек, табиблардан саклык чаралары, киңәшләр дә бастырдык. Инде менә тагын тюбинг белән  бәйле травма алулар.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров әйтүенчә, атна саен диярлек, балалар хастаханәсенә (безнең районнан гына түгел, тирә-як районнардан да),  травмотология бүлегенә таудан тюбингларда (түгәрәк формадагы кабартылган резина чана) шуып, зыян алган балалар белән әти-әниләре мөрәҗәгать итә. “Мөрәҗәгать итүче балаларның күпчелеге – мәктәп яшендәгеләр. Алар үзләрен зур үскән дип саныйлар, янәсе аларга контроль кирәкми, бернәрсә дә булмаячак дип уйлыйлар. Тик ялгыш фикер йөртәләр. Төрле имгәнүләр алалар”, - ди Рим Әмиров.

Моннан тыш, Лениногорскида олырак яшьтәге ир-ат та “ватрушка”да шуып, башына нык кына имгәнү алган. Аңа хәзер медицина ярдәме күрсәтелә.

Ватрушканы аяк белән идарә итеп булмый. Шуңа күрә аларда шуу икеләтә куркыныч тудыра. Табиблар сүзләренчә, күпчелек җәрәхәтләрне үз гаебе белән алалар. Чана, тюбинг, чаңгы һәм тимераякта шуганда, күпләр куркынычсызлык чараларын үтәми.

Табиблар лениногорскилыларны игътибарлырак булырга, үз көчләрен һәм осталыкларын дөрес итеп бәяләргә чакыра.

Ашыгыч ярдәм кирәк булса, телефоннар: 112, 03, 8-85595-5-03-23.

 

фото: https://photo.tatar-inform.ru Ильнар Тухбатов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев