Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда Казан рәссамнарының күргәзмәсе ачылды

Туган якны өйрәнү музеенда Казан рәссамнары Әсхат Макраев һәм Светлана Тимофееваның күргәзмәсе ачылды.

 

Картиналарда  төп тема - Татарстан шәһәрләре күренеше.

Музейның күргәзмәләр залын Бөгелмә урамнары, Казан тыкрыклары һәм Лениногорскиның Шашин проспекты күренешләре картиналары бизәде.

Әлеге күргәзмәгә зур бер картина сәбәпче булды, ди рәссамнар. ТАССРның 100 еллыгына Татарстанның 100 шәхесе ясалган зур картина барлыкка килгән. Пандемия араксында узган ел әлеге картинаны күрсәтә алмаганнар, хәзер исә халык Татарстан шәхесләре белән таныша ала.

Һәр шәһәрдә икешәр картина өстәләчәк. Рәссамнар аны бер көндә ясыйлар. Безнең шәһәрдә рәссамнар  Шашин һәйкәлен һәм Шашин урамыннан тауга таба күренешне сайладылар.

Күргәзмә 22 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

6+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев