Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның политехник колледж студентлары “Безопасный переход” акциясенә кушылды (+фотолар)

Лениногорскиның политехник колледж студентлары “Безопасный переход” дип аталган акциядә катнашты.

Акцияне Лениногорск Эчке эшләр бүлеге белән берлектә Әтиләр советы рәисе Юрий Владимирович Гарилов үткәрде.

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова студентларга юлда йөрү кагыйдәләре һәм аны ничек дөрес үтәргә кирәклеге турында сөйләде.

Шулай ук, һәр җәяүленең киемендә яктылык кайтару элементларының булуы мөһимлеге турында да әйтте.

Студентларга  Лениногорск шәһәре һәм районында җәяүле белән бәйле  юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләделәр  һәм аларны юлда йөргәндә игътибарлы булырга чакырдылар.   

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев