Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лилия Муллагалиева яңа туган улын күрсәтте (эксклюзив фотолар)

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева 7 май көнне көндезге өчләр тирәсендә Казанның Республика клиник хастаханәсендә өченче мәртәбә әни булды. 3970 грамм авырлыкта, 56 сантиметрлы булып туган балага Ильяс исеме кушарга ниятлиләр. Ильяс - куәтле, Аллаһның кодрәте мәгънәсенә ия. - Аллага шөкер, яз айларын ямьләп, тормышыбызга куаныч өстәп улыбыз туды! Аллаһы...

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева 7 май көнне көндезге өчләр тирәсендә Казанның Республика клиник хастаханәсендә өченче мәртәбә әни булды. 3970 грамм авырлыкта, 56 сантиметрлы булып туган балага Ильяс исеме кушарга ниятлиләр. Ильяс - куәтле, Аллаһның кодрәте мәгънәсенә ия.

- Аллага шөкер, яз айларын ямьләп, тормышыбызга куаныч өстәп улыбыз туды! Аллаһы Тәгаләгә шундый зур шатлыклар өчен рәхмәтем чиксез! Балаларыбызның игелеген күреп, сау-сәламәт булганнарына сөенеп, тигез мәхәббәттә үстерергә язсын! Йә, Раббым ярдәмеңнән ташлама! - дип язып куйган Лилия Муллагалиева социаль челтәрендәге битендә.
Хәзерге вакытта җырчы да, яңа туган сабый да үзләрен әйбәт хис итә.
Лилия Муллагалиева өченче йөклелек чорында да Казанның 1 нче шәһәр поликлиникасының Хатын-кызлар консультациясенә йөри. Аны югары категорияле акушер-гинеколог Ильмира Илгиз кызы Филиппова күзәтә. Олы улы Данил белән кызы Ильвинаны да җырчы аның күзәтүе астында тапкан була.
http://www.akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев