Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Мансур Закиров: Рәссам төзәтмәләр кертә башласа, ирешкән камиллектән ерагаерга мөмкин

Иҗат әһеле буларак рәсем сәнгатендәге үз композицияләре белән аерылып тора.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгеле иясе, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Мансур Салих улы Закировның  туган ягындагы табигать күренешләреннән, туганнары, балалары, оныклары һәм  авылдашлары белән гапләшүләрдән торучы тыныч мохите илһамлы иҗатта булуга бар мөмкинлекләрне дә тудыра. 

 – Мансур абый, сез рәсем ясау белән балачактан ук мавыккансыздыр дисәм, ул чор тәмам юклык, авырлыклар чоры инде...
– Шулай, мин бу дөньяга 1937 елда туганмын. Бөек Ватан сугышы башланганда миңа әле нибары 4 яшь иде. Газиз әтием Мөхәммәтсалих сугыш афәтенә китергә тиеш булганлыгын мин аңламаганмын да инде, әмма аның белән саубуллашыр көнне бик яхшы хәтерлим. Кадерле әниебез Мөкәрәмәгә дә ул көн гомерлеккә истә калгандыр... Әнием  2,5 м тирәнлектәге базны ачкан да, аннан ниндидер ризыклар алырга төшкән. Ул көн безгә сугышка китеп баручы башка ир-атлар да кергән, табын  әзерләргә теләп ачкан инде ул базны... Ә мин баз кырына килеп, башымны иеп, аска караганмын һәм шунда   барып та төшкәнмен. Беренче тапкыр үлемнән шул чак котылганмын. Фәрештәләрем саклап калган. Истә, мине күтәреп алдылар, битемдә – кан, үзем елыйм, ә әтием: “Улым, елама, мин кайтканчы терелерсең әле!” – дип юата. Ул елларда өч баласын берүзе тәрбияләгән әнибезнең тормышы бик авыр иде. Әни көнне төнгә ялгап колхоз эшенә йөрде. Без, башка балалар кебек үк, гел ач булдык, гел үлән эзләдек, кычыткан ашлары пешердек, гомумән, нәрсә ашарга ярый, шуны ашап, бераз тамак ялгап, ныгыдык. Ачлыктан курку хисе, сугыш чоры балаларына бик хас инде ул. Бу хис минем күңелемдә дә бик озак сакланды.
Әти кайсы шәһәрләрне азат итүдә генә катнашмады, әмма аннан хатлар сирәк килә иде. 1943 ел җәендә яраланып кайтты, сугышта аның аяклары янган булган. 1943 елда янәшәдә генә республиканың беренче нефть ятмасы ачылды, нефть чыгару җайланмалары урнаштырылды. Әтиебез башта хисапчы булып эшләде, аннары нефтьчеләр өчен төзелгән бистәдә тулай торак комендаты вазыйфаларына алынды. 1945 елда мин мәктәпкә киттем. Аннары әти мине янә I нче сыйныфта укыта башлады, монсы инде авылдан өч чакрым ераклыкта урнашкан Шөгер бистәсе урта мәктәбе һәм анда укытуга карата караш җитдирәк иде. Әти әле гомере буе умартачылык белән дә шөгыльләнде. Умарталык тау битендә иде, мин дә аңа  7-8 яшемнән алып булыштым, җәйләрен дә шунда куна идек. Колхоз умарталыгы 175 баш умарта тәшкил итте. Әти-әни гел хезмәтттә булдылар. Мин Сабит, Әнәс һәм Халидә исемле туганнарым белән бик дус булдым. Әти-әни безне тәрбияләп, аякка бастыру өчен бик тырышты инде.

 – Беренче рәсемнәрегез кайчан ясалды соң? 
 – Балачакта күмер белән ясадым, махсус кирәк-яраклар юк иде бездә. Ә әниемнең бертуган энесе Мөстәким абый Мәскәүдән кунакка кайтканда үзе белән җитәрлек кылкаләм, киндер алып кайтып, сурәтләр ясый һәм аларны сата да иде. Мин аның ничек ясавын кызыксынып күзәттем. Аннары үзем дә ясый башладым. Рәссам булу хыялым белән бәхәсләшмәдем. Әти-әни дә риза булды. Армия хезмәте тәмамлангач та Ташкент сынлы сәнгать-театр училищесына имтиханнар тотып, укырга кердем. Тик әти-әни моның белән ризалашмадылар, алар өйне яңартырга ният кылдылар, минем булышлык та кирәк иде. Башта Шөгер нефть һәм битум заводына рәссам-бизәүче булып урнаштым, ә инде 1961-1966 елларда Лениногорск музыка-сынлы сәнгать училищесының графика бүлегендә белем тупладым. Бер ел мәктәптә укыттым, 1963 елда гаилә кордым, 1964 елда улыбыз Илдар туды. Әмма укытучы хезмәте өчен акча бик аз түләнде ул чак, шуңа күрә 1967 елда еракка, Себергә китергә булдык. Миңа 29 яшь кенә иде әле.

  – Татарстанда үсеп, гаять кырыс, салкын, җиләс якларга тиз арада күнегелмәгәндер?
 – Кеше тора-бара барсына да күнегә. Анда без үз теләгебез буенча, тормыш хәлебезне яхшыртырга теләп киттек бит. Башта якын туганыбыз Сәгит белән бераз акча тупладык, аннары инде Магаданга кадәр барып җиттек. 1957 елда ук оештырылган “Северовостокзолото” алтын табу компаниясенә караган геологик разведка партиясендә радист-техник булып эшли башладым, ә Сәгит башка эш урынына электрик булып урнашты. Армия хезмәтен Ташкентта үтәргә туры килде, анда башта – радист, соңрак радиостанция җитәкчесе дәрәҗәсенә ирештем. Армиядә чакта альпинистлар белән радист буларак  өч тапкыр Памир тавына мендем. 3800 м биеклеккә  кадәр күтәрелүләр дә күңелдә көчле тәэсирләр калдырды. Менә шул көннәрдә киләчәк тормышым геологлар белән бәйле булыр дип уйланылмаган да иде. Билгеле, мондый мәгърур тауларга күтәрелер өчен дә, Себердә яшәп эшләр өчен дә нык сәламәтлек таләп ителә, Аллаһы Тәгаләгә шөкер, мин сау-сәламәт булдым.

... Геологлар алар хөр күңелле халык инде, палаткаларда яшәүне, айлар буе тауларда, кырларда йөрүне дә, гел бер төрлерәк ризыклар белән генә туклануны да авырсынмыйлар, сайлап алган һөнәрләренә зарланмыйлар, намус белән эшлиләр. Ә мин гаиләмне дә шунда чакыртырга теләдем. Шушу максаттан Озёрный бистәсенә күчтем һәм рәссам булып эшли башладым. Ниһаять, минем янга хәләл җефетем Роза, улыбыз Илдар килде. 1971 елда гаиләбездә кызыбыз Лилия дә туды. 

Әүвәл бу яклар миңа бер яме булмаган җирләр булып тоелды. Эш буенча тундраны аркылыга-буйга гиздем. Андагы табигатьне игътибар белән күзәтә башладым, диңгез ярлары кырында да утырдым... Кесәмдә гел каләм, блокнот йөртеп, ошаган урыннарны эскиз итеп ясадым, ә ял көннәрендә кич белән пленэрга чыгып киттем. Икенче көнне кич белән генә әйләнеп кайта идем. Җәй айларында анда һәрчак Кояш бит, ул тиз баемый, Күк йөзе гел үзгәрештә була. Тора-бара бу яклар да күңелемне яулады. Шулай итеп, андагы янартауларны, сулык, бозлыкларны, салкын һавалы, томанлы, көчле буранлы мохитне теләп сурәтли бардым. 1977 елда без Чукотканың Анадырь шәһәренә күчендек. Һәм миңа андагы күп кенә һөнәри рәссамнар белән дә  аралашырга җай чыкты, төрле күргәзмәләрдә теләп катнаштым.

 – Беренче шәхси күргәзмәгезне кайчан ачтыгыз, җирле халык аны ничек кабул итте? 
 – Тәүге шәхси күргәзмәмне 1982 елда Анадырьда ачтым. 1985 елда Владивостоктагы “Ерак Көнчыгыш” төбәкара күмәк күргәзмәгә дә чакырдылар. Себердә барлыгы 20 ел яшәдек бит. Шушы вакыт эчендә нинди генә эскпедицияләрдә катнашырга туры килмәде! Роза мәктәптә рус теле дәресләрен алып барды, моннан кала андагы балаларны татар халык әкиятләре белән дә таныштырды, аларга татар шагыйрьләре шигырьләрен дә укыды. Үзе дә шигырьләр язды. Без туган якларга өч елга бер кайтып йөрдек, яртышар ел отпускта булып, гел әти-әнигә булыштык.
1985 елда, инде бөтенләйгә дип, Яр Чаллыга әйләнеп кайттык. Ләкин мин биредәге кала тормышына һич кенә дә күнегеп китә алмыйча бимазаландым. 1987 елда янә Себергә чыгып киттем. Гаиләм Чаллыда калды. Тагы Анадырьдагы иҗатчылар белән берлектә ачылган гомуми күргәзмәләрдә катнаша башладым, бу чорда безнең картиналарны еш сатып алдылар. Ләкин әниемнең каты чирләп китүе хакында хәбәр алгач та, кире кайттым. 

1989 елдан башлап, 51 яшемдә туган авылымда төпләндем. Әнинең ул чак бер баш умартасы бар иде, күңелем янә умартачылык шөгыленә тартылды. 40 баш умарта тоттым. Әниебезне тәрбияләдек, ул бит 1969 елдан, әтием 64 яшендә үлгәннән бирле, берьялгызы иде. Әни 1991 елда вафат булды.

... Һәрчак иҗат иттем, Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш регионы рәссамнары белән дә хезмәттәшлектә булдым. Әсәрләремне 1991, 2003, 2008 һәм 2018 елларда оештырылган  “Зур Идел” төбәкара күргәзмәләре өчен дә сайлап алдылар, аларга яхшы бәяләмәләр бирделәр.

Картиналарым Әлмәт картина галереясы, “Казан” милли-мәдәни үзәге, Анадырь туган якны өйрәнү музее, Владимир-Суздаль музей-тыюлыгы һәм башка музейлар өчен сатып алынды. Калган хезмәтләрем дә төрле дәүләтләрдә саклана инде. Алар Аляскада да бар. 

 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев