Мичуринда 34 кеше өйдә тавыш бирә
Районыбызның Мичурин авылында 1821 нче сайлау участогы урнашкан.
Сайлау участогы рәисе Сания Вахитова әйтүенчә, Мичуринда сайлаулар оешкан төстә бара. Халык активлык күрсәтә.
- 1821 нче сайлау участогында 186 кеше сайлау хокукына ия. Өлкән яшьтәге әби-бабайларыбыз участокка килеп йөри алмый, андыйлар 34 кеше. Комиссиядәге кызлар барлык санитар таләпләрне үтәп, алар янына өйгә барып сайлата, - ди Сания Вахитова.
Сайлау участогында шулай ук санитар таләпләр саклануын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев