Таһир Шәмсуаров: «Көздән хатлар алдым»
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: «Көздән хатлар алдым»

Иҗат кешесенә көзге матур көннәр моңсулык өстәми, аны рухландыра гына


Якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаров әнә ничек матур итеп шигырь язган.

Көзге хатлар

Өмет-куанычлар белән
Аяз көләч таң аткан.
Көзге җил ишегалдына
Күпме хатлар тараткан.

Яшел яфракка кагылам,
Елмаямын, көләмен.
Адресы җанга ятышлы
Яз - җәйнеке, беләмен.

Менә монысы үтә якын,
Мин көткәне, минеке.
Гүзәл каенныкы инде,
Әйе, сентябрьнеке.

“Балан” җыры яратканны
Октябрь алдан тойган.
Кызарган яфрак өстенә
Балан тәлгәшен куйган!

Шатлык-куанычлар белән
Туп-тулы ишегалдым.
Елмаймыйча түзеп кара
Мин көздән хатлар алдым!..

Таһир Шәмсуаров


Нет комментариев