Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ПУТИН ФАМИЛИЯСЕ БЕЛӘН ЯШӘҮ ҖИҢЕЛМЕ?

Иван Путин, Томск шәһәре: - Бервакыт имтиханга кердем дә, сорауга җавап бирә генә башлаган идем, укытучы зачеткама нидер язды да, чыгып китәргә кушты. Аптырадым. Ачып кара: сам, "бишле" куйган. Миннән соң аның каршына утырган егеттән укытучы: "Ә сез Медведев түгелме?" -дип сорады. Аудиториядәгеләр көлә башлады. Максим Путин, Украина: - Фамилиямне...

Иван Путин, Томск шәһәре:

- Бервакыт имтиханга кердем дә, сорауга җавап бирә генә башлаган идем, укытучы зачеткама нидер язды да, чыгып китәргә кушты. Аптырадым. Ачып кара: сам, "бишле" куйган. Миннән соң аның каршына утырган егеттән укытучы: "Ә сез Медведев түгелме?" -дип сорады. Аудиториядәгеләр көлә башлады.

Максим Путин, Украина:

- Фамилиямне ишеткәч, кешеләр елмаеп куя. Ә позитив кәефле кеше белән аралашу һәрвакыт җиңел. Дуслар һәм укытучылар шаярып. "Син нишләп һаман монда, абыең янында түгел?" -дигән булалар. Тулаем алганда, бу фамилиягә барысы да уңай карый.

Бабам безнең нәсел турында күп белә. Имеш, безнең һәм Президентның нәсел агачында охшашлыклар күп. Яшь чагында бабам Владимир Владимировичка охшаган булган.

Артем Путин, Верещагино шәһәре:

- Барысы да фамилиямнең "текә" булуын әйтә һәм гел: "Сез туганнар түгелме?" дип сорый. Мин гел "әйе" дип җавап бирәм. Әмма бервакыт мине бер хирург дәвалаудан баш тартты, аңа Путинның сәясәте ошамый икән.

Минем өчен бу гади фамилия кебек. Мин яшәгән шәһәрдән читтә Путино дигән авыл да бар. ( "Акчарлак"тан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев