Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Райондашыбыз Мөслимә Гарифуллина 90 яшен билгеләп үтә

Мөслимә Хөҗҗәт кызы Гарифуллина бүген ике кызы,оныклары, оныкчыклары янәшәсендә яши.

15 февральдә Мөслимә Гарифуллина 90 яшен билгеләп үтте. Сугыш чоры баласы ул, сугыш ачысын, ачлык-ялангачлыкны үзенең  йөрәге аша үткәргән.

Ул Урдалы авылында туа. Авыр сугыш елларында 8 яшьлек бала колхозның төрле эшләрендә көч түккән. Язгы-көзге кыр эшләрендә катнашкан, кырда эшләүчеләргә көянтә-чиләк белән ашарга алып килеп, ашата торган булган.

 Мөслимә апа 25 яшеннән тол калып, ике кыз бала үстергән, олы тормыш юлына аяк бастырган. Биш оныгын тәрбияләргә булышкан.  Алар кадерле әниләре һәм әбиләрен чәчкәләргә төреп,  бәйрәм табыны әзерләгәннәр. Кызлары, кияүләре, оныклары, оныкчыклары хөрмәтен тоеп яши Мөслимә әби.

90 яшьлек юбилее белән аны Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тәбрикләргә килде. Ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән дә котлау сүзләре җиткерде. Юбилярга якыннарының җан җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп, сау-сәламәт яшәвен теләде.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2168368.htm

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев