28 декабрь кичендә бердәм коткару телефонына Федотовка авылында фермада янгын дип хәбәр килә.
Урынга Федотовка янгын сүндерү бүлекчәсе һәм авыл җирлеге башлыгы килеп җитә. Тик янгын билгеләре табылмый, ә менә сак хезмәте өчен куелган корылмада гәүдәсе янган ир табыла.
1962 елгы ир-ат "Ленин" хуҗалыгында килешү буенча слесарь булып эшләгән.
Кеше үлеменә китергән янгынның сәбәпләре ачыклана.
Нет комментариев