Россия Сәламәтлек саклау министры грипптан саклану өчен маска киеп йөрергә чакырды
ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле, Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко россиялеләрне битлек киеп йөрергә чакырды, дип хәбәр итә ТАСС.
— Хәзер грипп һәм коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту чоры бара.
Шуңа да җәмәгать урыннарында маскалардан файдаланырга киңәш итәбез, - дип белдерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев