Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә эш көненең озынлыгы Хезмәт кодексында беркетеләчәк

Эш көненең озынлыгын һәм отпускка чыгу кагыйдәләрен Хезмәт кодексында билгелиячәкләр.

Россиядә эш көненең озынлыгын һәм отпускка чыгу кагыйдәләре Хезмәт кодексында беркетеләчәк. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгың матбугат бүлеге хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Хәзерге вакытта эш көненең озынлыгы, ел саен түләнә торган түләүле отпускны исәпләү кагыйдәләре совет чорындагы норматив-хокукый актларга нигезләнеп эшләнә. «Ул РФ Хезмәт кодексының 423 маддәсе нигезендә гамәлдә. Закон проекты әлеге нормаларны һәм кагыйдәләрне турыдан-туры Хезмәт кодексында беркетә», — дип языла хәбәрдә.

Хезмәт министрлыгында әйтүләренчә, хәзерге вакытта СССРның хезмәт комиссариаты тарафыннан 1930 елның 30 апрелендә расланган «Чираттагы һәм өстәмә отпусклар турындагы кагыйдәләр» гамәлдә. Эш көненең озынлыгы 1917 елның 29 октябрендә кабул ителгән РСФСР халык комиссарлары советының «Сигез сәгатьлек эш көне» декреты белән беркетелгән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев