Россиядә кышның кыскаруы турында игълан иттеләр
Россиянең урта киңлегендә кыш кыскара. Бу турыда «Российская газета» Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
Ул әйткәнчә, температура тотрыклы тискәре һәм тотрыклы уңай күрсәткечләргә күчкән чорлар арасында вакыт аралыгы кими. Россия башкаласында гыйнварның уртача температурасы ике градуска артты. Эксперт сүзләренчә, җәйге температуралар да арта, ләкин кышкы кебек үк тиз түгел.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанга 8 октябрьдән салкын атмосфера фронты киләчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/05/194806/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев