Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль түләүләр 1 февральдән артты

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 февральдән 3 процентка айлык акчалата түләү индексацияләнә (ЕДВ), дип хәбәр итә.

 

Ай саен акчалата түләү белән бергә ЕДВ составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә, мондый хезмәтләр даруларны бушлай алу, шифаханә-курорт дәвалануы һәм шәһәр яны транспортында һәм дәвалану урынына шәһәрара транспортта бушлай йөрү.

2020 елның 01 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 1155,06 сум тәшкил итәчәк. Шулардан:

889,66 сум - даруларга җибәрелә,

137,63 сум - шифаханә-курорт дәвалануына,

127,77 сум - шәһәр яны тимер юл һәм шәһәрара транспортта үтүгә.

Шунысын да онытырга ярамый, рецептларны поликлиникаларда язалар,ә юлламаларны бүлү белән социаль иминият фонды шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «блокадачылар», сугыш хәрәкәтләре ветераннары, инвалидлар һәм инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган (вафат булган) катнашучыларның һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының гаилә әгъзалары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар федераль льготниклар булып тора.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ташламалар суммасы айлык акчалата түләү (ЕДВ) составына керә, аны күпчелек ташламалы кешеләр (мәсәлән, инвалидлар) пенсия белән бергә ала.  Димәк, әгәр дә пенсионер натураль рәвештә ташлама сайласа, мәсәлән - бушлай дарулар, аның бәясе ЕДВ дан алына, әгәр социаль хезмәтне акчалата чагылышта сайласа - аның бәясе ЕДВ суммасына кертелә һәм пенсиясе белән бергә түләнә.

Льготниклар ел саен социаль хезмәтләр алу формасын (акчалата чагылышында яки натураль рәвештә) үзгәртә ала. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия Фондына, күп функцияле үзәккә тиешле гариза бирергә яки аны Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гражданинның Шәхси кабинеты аша ерактан җибәрергә кирәк. Карар киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Карар үзгәрмәгән кешеләргә гариза язарга кирәкми. Бер тапкыр бирелә торган акчага хокук беренче тапкыр (әйтик, инвалидлык билгеләгәндә) барлыкка килсә, социаль хезмәтләр җыелмасы башта натураль рәвештә бирелә.

Әгәр гражданга аның ташламалы дарулар, юл йөрү яки шифаханә-курорт дәвалануга хокукы барлыгын раслый торган документ кирәк икән, ул аны ПФР сайтында алырга мөмкин. Белешмә алу өчен, Шәхси кабинетка керергә һәм "Социаль түләүләр" бүлегендә "НСУ алу хокукы турында белешмә бирергә" сервисын сайларга кирәк. Тиешле хокук булганда, кабинетта бастырып чыгарырга һәм таләп буенча күрсәтергә мөмкин булган документ формалаштырылачак. Белешмә электрон имза белән таныклана һәм Пенсия фонды клиент хезмәтләрендә бирелә торган шундый ук белешмәгә тигез хокуклы.

 

Лениногорск Пенсия фонды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев