Татарстан 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, Россиядә сөт җитештерү буенча лидер булган. Бу хакта Росстатка сыдтама белән The DairyNews хәбәр итә. Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда 665,2 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, 3,5 процентка күбрәк. Татарстаннан тыш Россия төбәкләре арасында топ-5тә Краснодар...
Татарстан 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, Россиядә сөт җитештерү буенча лидер булган. Бу хакта Росстатка сыдтама белән The DairyNews хәбәр итә.
Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда 665,2 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, 3,5 процентка күбрәк.
Татарстаннан тыш Россия төбәкләре арасында топ-5тә Краснодар крае, Удмуртия Республикасы, Киров, Воронеж өлкәсе бар. Лидерлар унлыгына шулай ук Ленинград өлкәсе, Алтай крае, Мәскәү өлкәсе, Башкортстан Республикасы һәм Свердлау өлкәсе.
Нет комментариев