Татарстан мөфтие Эльбрус тавына Татарстан флагын алып менде
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан мөфтие Эльбрус тавына Татарстан флагын алып менде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, джиу-джитсу буенча кышкы җыенга килгәч, Эльбрус тавына - 4460 метр биеклеккә күтәрелде. Биредә ул Татарстан флагын тотып истәлеккә фотога төште.

 

«Бу көннәрдә мин Россия джитсерларының кышкы спорт җыеннарында. Көненә икешәр тапкыр күнекмәләр үткәрәбез, джиу-джитсу буенча Россия чемпионы Дауд Адаев белән бергә сугышчан осталыкны камилләштерәбез. Шулай ук Эльбрус тавына 4460 метр биеклеккә күтәрелдем», - дип белдерде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.


Шул ук вакытта, Камил хәзрәт искәрткәнчә, 4460 метр - «кышкы чорда тауга күтәрелүдә иң югары дәрәҗә». Эльбрусның биеклеге – 5642 метр.

 


Нет комментариев