Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлыларның өчтән бере хезмәт хакы елына бер тапкыр артырга тиеш, дип саный

Татарстанда яшәүчеләрнең өчтән бере хезмәт хакын елга бер тапкыр арттырырга кирәк, дип саный. Мондый мәгълүматларны HeadHunter компаниясенең тикшеренүләр хезмәте китерә.

 

«Эш эзләүчеләрнең яртысы диярлек (48 проценты) җитәкчелек хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын, аларның уңышларына бәйле рәвештә, арттырырга тиеш, дип саный, 34 проценты артуның елына 1 тапкыр булырга тиешлеген күрсәтте», — диелә хәбәрдә.

Хезмәт хакыннан канәгать булмаган кешеләр күпчелек булган — 78 процент, ә фрилансерлар арасында бу сан тагын да югарырак. Персонал белән идарә итү һәм төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр, күбесенчә, үз хезмәт хакларыннан канәгать, ә эшче һөнәр ияләре, киресенчә, ул югарырак булырга тиеш, дип саный.

Хезмәткәрләр хезмәт хакын арттыру турында еш кына үзләре сөйләшү башлаган — андыйлар 80 процентка якын булган, тик аларның яртысы гына теләгән ирешә алган.

Сораштырулар узган ел ахырында үткәрелгән, ә анда Россиянең 5 меңнән артык эш эзләүчесе катнашкан.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев