Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Татнефть» күп балалы гаиләләрне производство белән таныштыра

Кәрим, Таир һәм Сафина Гаизовлар өчен «Татнефтеснаб» идарәсенең Лениногорск базасында төяү -бушату эшләре мастеры булып эшләүче әтиләре - Ренат Гаизовның эше озак вакытлар сер булып калган.

Барысы да “Татнефть”нең «Гаилә энергиясе - тормыш энергиясе» медиаүзәге проекты нәтиҗәсендә үзгәрде. Балалар предприятиедә берничә сәгать булдылар, эштә катлаулы җиһазларны күрделәр, тәэмин итүчеләрнең көнкүрешен бәяләделәр һәм зур җитештерү чылбырында һәр хезмәткәрнең нинди роль уйнавын аңладылар.

Проект буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итүчеләрне һәм «Татнефть»нең ныклы нигезен — күп балалы нефтьчеләр гаиләләрен формалаштыручыларны берләштерде. Экскурсия балаларга әтиләре Ренат Гаизовның көн саен хәл итә торган бурычларын күрергә ярдәм итте.

“Шулай итеп без гаиләләрдәге хезмәткә хөрмәт тәрбиялибез, булачак кадрларга нигез салабыз һәм корпоратив кыйммәтләребезнең ныклы йорт тылыннан башлануын эш белән исбатлыйбыз", — дип ассызыклады УТНСның Лениногорск базасы башлыгы Фәрхад Зиатдинов.

Ренат Гаизов балаларга тәэмин итүнеэ эчке ягын күрсәтергә шатланып ризалашты. Кайчандыр бала чагында ул әтисенең һөнәре белән дә танышып,  үз тормыш юлын билгеләгән.

"Минем әти гомере буе Лениногорскида УПНП и КРСта эшләде. Мин кайчакта аның белән скважиналарга чыгу бик кызык була иде. Балачак тәэсирләрен мәңгегә истә калдырдым. Ышанам, минем балаларым да бу экскурсиядән бик канәгать калырлар", - дип уртаклашты Ренат.

Каравыл посты бусагасын атлап керүгә, балалар монда барысы да җитди икәнен аңладылар. Алар беренче эш итеп төяү-бушату эшләре цехы начальнигы Рөстәм Шиһапов кабинетына юнәлде. Ренат Фазылович нәкъ менә аның карамагында эшли. Биредә балаларга мәҗбүри инструктаж үткәрелде һәм объектта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.

«Татнефтеснаб” идарәсенең Лениногорск базасын зур кибет белән чагыштырып була, — дип аңлатты Рөстәм Илшатович. — Без «Татнефть»не төрле материаллар белән тәэмин итәбез: вак детальләрдән алып катлаулы җиһазларга кадәр. Бездә качалка-станокларны җыю өчен төеннәр, торбаүткәргеч элементлары, төзелеш эшләнмәләре саклана. Болар барысы да базага тимер юл буенча килә. Без вагоннарны бушатабыз һәм йөкләрне складларга таратабыз. База территориясе буенча без индивидуаль саклану чараларында хәрәкәт итәбез, куркыныч зоналар линиясе артына кермибез, якларга карыйбыз һәм, әлбәттә, олыларны игътибар белән тыңлыйбыз».

Саклагыч каскаларны киеп, балалар әтиләренең көндәлек эш маршруты буенча киттеләр. Сменаны Ренат Фазылович административ бинадан башлый: көнкүреш бүлмәсендә махсус киемнәр кия, аннары бригада өчен планерка үткәрә. Анда ул көнгә биремнәр бүлеп бирә: килгән вагоннарны бушатуны планлаштыра, заказчыларга төяп җибәрү өчен товар партияләрен төзи һәм складларда тәртип урнаштыра.

База территориясендә әтиләре балаларга складларны һәм цехларны күрсәтте, шулай ук йөк күтәргеч краннарның ничек эшләвен аңлатты.

База буйлап йөргәннән соң, балалар тәэмин итүчеләрнең ничек ял итүләрен белделәр. Предприятиенең тренажер залы булган үз спорт комплексы бар. Биредә хезмәткәрләр баскетбол һәм волейбол уйныйлар, шулай ук ярышларга әзерләнәләр. Быел хезмәткәрләр, идарә спартакиадасының гомумкоманда зачетында беренче урынны алып, база данын лаеклы якладылар.

Экскурсия ашханәдә тәмамланды. Кечкенә кунакларга компаниядә кабул ителгән сәламәт туклану принциплары турында сөйләделәр һәм тәмле комплекслы төшке аш — сусыл котлет һәм җиләк-җимеш компоты белән сыйладылар.

Балалар әтиләренең эше никадәр катлаулы һәм җитди икәнлегенә инандылар.

“Әтинең һөнәре бик җаваплы. Шулкадәр төрле нюансларны исәпкә алырга кирәк! Әгәр материалларны вакытында төяп җибәрмәсәң, тулы цехлар һәм заводлар эше тукталырга мөмкин. Мин әтиемнең хезмәттәшләре белән аралашуын күрдем һәм аның чын профессионал булуына инандым. Бер көнгә аның ярдәмчесе буласым килә", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты өлкән улы, ун яшьлек Кәрим.

Хәзер инде әтиләренең эше балалар өчен табышмак булудан туктады. Ул җанлы, мавыктыргыч тарихка әверелде, горурлык булып тора, хәтта дуслар белән дә  уртаклашырга була. 

 

Анастасия Егорова
Фото:  Сергей  Трусов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев