Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТҮБӘН КАМАДА БАССЕЙНДА БАТЫП ҮЛГӘН 7 ЯШЬЛЕК МАЛАЙНЫҢ ӘНИСЕ ЮГАЛГАН

18 августта Түбән Камада Химиклар урамындагы сауна бассейнында батып үлгән 7 яшьлек малайның әнисен эзлиләр. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе баланың үлеме буенча 109 нчы маддәнеең 1 нче часте (Саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү) маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылганын хәбәр иткән иде. Башлангыч версия буенча, 18 август көнне Никита...

18 августта Түбән Камада Химиклар урамындагы сауна бассейнында батып үлгән 7 яшьлек малайның әнисен эзлиләр. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе баланың үлеме буенча 109 нчы маддәнеең 1 нче часте (Саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү) маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылганын хәбәр иткән иде.

Башлангыч версия буенча, 18 август көнне Никита 31 яшьлек әнисе белән сәүдә үзәгенә портфель алырга бара. Анда хатын-кыз ир-ат танышын очрата, шуннан соң алар өчәүләп саунага юнәләләр. Администрациянең саунадагы бассейнның тирән, ә суының бик салкын булуы турындагы кисәтүенә исләре китми. Берникадәр вакыттан соң әнисе улын бассейн төбендә яткан килеш таба. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, малай су астында ярты сәгатькә якын вакыт яткан булырга мөмкин. Бу вакытта әнисе ир-ат белән спиртлы эчемлекләр кулланган.

Саунада бала үлеме буенча эшне тикшерү һәм ананы эзләү дәвам итә. Хатын-кызның балигъ булмаган тагын дүрт баласы булуы билгеле. Ваемсыз хатынның ире "Татарстан 24" телеканалына биргән интервьюсында ананың хәтта баласын җирләргә дә килмәгәнен әйтә. "Башта телефоннан үзе миңа бу хакта хәбәр итте, мин ышанмадым, исерек, акылдан язганмы әллә, нәрсә сөйли бу, дип уйладым, аннары аның кулыннан трубканы алып, полиция хезмәткәрләре үзләре бу фаҗига турында әйтте. Ичмасам, баланы җирләргә дә килмәде. Куркуны җиңеп булса да килеп, бала белән саубуллашырга кирәк бит инде. Димәк, шундый кеше", - ди улын югалткан ата. "Барысы арасыннан иң шугы Никита иде. Акыллы, шаян, шат күңелле иде", - дип искә ала ул Никитаны.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев