Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Владимир Путин бердәм пособие турында закон имзалаган

Россия Президенты Владимир Путин бала туганга һәм тәрбияләгәнгә түләнә торган бердәм пособие кертү турындагы закон имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип яза «Татар-информ».

Дәүләт Думасында законга кагылышлы соңгы укылыш 15 ноябрьдә узды.

Бердәм пособие социаль ярдәмнең инде гамәлдәге берничә чарасын берләштерәчәк:

— беренче атналарда учетка баскан йөкле хатыннарга айлык пособие;

— вакытлыча эшкә сәләтсез булган очракта һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала карау буенча пособие;

— 3 яшькә кадәр, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән 17 яшькәчә булган балаларга айлык түләүләр.

Пособие гаиләдәге керемнең бер кешегә туры килгән өлеше төбәк хакимияте расланган бер яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә түләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X