Хатын-кыз башына берәр әйбер сатып алам, дигән уй керсә, ул аны, барыбер, сатып алачак. Алмаган очракта, йә ул авырып, яисә чирләп китә.
Минем хатыныма андый уй-фикер көтмәгәндә, көз көне килде. Бер көнне бәрәңге алганда, кукмаралылар килеп, быел суган кабыгы катлам-катлам калын, кыш суык булачак, товарларыбызны алыгыз, дип итек сатып йөрде....
Хатын-кыз башына берәр әйбер сатып алам, дигән уй керсә, ул аны, барыбер, сатып алачак. Алмаган очракта, йә ул авырып, яисә чирләп китә.
Минем хатыныма андый уй-фикер көтмәгәндә, көз көне килде. Бер көнне бәрәңге алганда, кукмаралылар килеп, быел суган кабыгы катлам-катлам калын, кыш суык булачак, товарларыбызны алыгыз, дип итек сатып йөрде. Менә шуннан башланды да инде барысы.
Алар киткәннән соң хатыным: "Миңа яңа тун кирәк", - дип белдерде. Яңа тун кирәк, дигән сүз ишетелер-ишетелмәс кенә чыкса да,нык әйтелгән иде. Көннәр үткән саен бу фикер куәтләнде генә. Суык тидереп авырып китсә дә, кан басымының күтәрелүе, аппетитының булмавы ,кәеф юклыгының сәбәбе дә яңа тун кирәклектән икән.Тора-бара, хатын әйтмешли, аңа яңа тун кирәклеге миңа да тискәре йогынты ясый башлады. Машинам ватылса да, эшкә соңга калсам да - сәбәбе тунда икән.
Болай булмый бит инде. Киттек бер көнне тун алырга. Менә тун кибете. Берсен сала икенчсемен кия, сатучылар да очып кына йөри, яңадан-яңа модельләр тәкъдим итәләр. Әллә миңа гына тоеламы соң, бөтен туннар да бер төсле кебек, бәяләре генә төрлечә. Дөресен генә әйткәндә, артык кыйммәтле туннар килешеп тә бетми, дигән булам. Ә менә арзанракларын мактаган булам. Соң, бәяләре йөз меңнән артыкларын килешә диеп әйтеп булмый бит инде.
Яңа тун сайлап алынды. Икебез дә бик риза булып кайтып киттек. Хатын аеруча нык куанды. Юк, минем дә кәеф яхшы, чөнки проблемалар да бетте. Хатын елмаеп кына торгач, дөнья түгәрәк, тормыш матур булып тоела икән.
Ринат Әюпов
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев