Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярап куйган: «Путин акчасына» Сочига ялга киткән

Хәзер ана кешене суд приставлары эзли.

Балык Бистәсендә яшәүче күп балалы ана балаларга мәктәпкә әзерләнү өчен бирелгән акчага Сочига ялга киткән. Бу хакта Сочи-курорт шәһәренең җирле социаль челтәрләрендә кайнар фикер алышу бара.

Уку елы алдыннан балаларга мәктәп кирәк-яраклары алырга бирелгән «Путин акчасына» инвалид бала өчен пособиены да кушып, хатын-кыз 60 мең сум ала. 34 яшьлек хатын балаларын өйдә калдырып, бу акчага Сочига ял итәргә китә. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Хатын-кызның туганнары бу хәлне полициягә хәбәр итә. Хәзер ана кешене суд приставлары эзли.

Хокук саклау органнары вәкилләре билгеләп үткәнчә, элегрәк хатын-кызның коммуналь хезмәтләр өчен берничә тапкыр бурычы булган. Шулай ук ​​биш төрле банкта кредитлары бар һәм бурычларын суд карары белән генә түләгән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев