Җырчы Айгөл Бариева блогыннан: "МИНЕМ АНЫ ЮГАЛТКАН КӨНЕМ..."
Бүген минем аны югалткан көнем... 20 ел үтсә дә, барысы да кичәгедәй күз алдында... 12 февраль. Кышкы буранлы бер көн. Красноярск өлкәсе, Енисейск шәһәре. Иртән торып, ирем - хезмәткә, ә мин инде үз эшемә - мәдәният йортына юл тоттым. Енисейск шәһәреннән читкәрәк урнашкан хәрби шәһәрчектә тора идек - эшкә автобус...
Бүген минем аны югалткан көнем...

Бу ни бу? Аңламыйм! Тагын бер кат укыйм. Һәм тизрәк тулай торакка таба йөгерәм. Минем каршыма исә ашыга-ашыга ирем килә. Мин аңа өметле күзләрем белән карыйм. «Дәү әниме?» - дип сорыйм. Ул юк» дип башын чайкый: «ӘНИ...»
НИЧЕК??? НИ БУЛГАН? ӘЛЕ КИЧӘ ГЕНӘ ИСӘН ИДЕ... АВЫРМЫЙ, УРЫН ӨСТЕНДӘ ЯТМЫЙ ИДЕ... АҢА БИТ 47 ГЕНӘ ЯШЬ!!!
Соңгы хаты бер атна элек килгән иде. Барысы да яхшы иде, бер начар хәбәре юк иде бит. (Ул чакта әле сотовый телефоннар юк, бары тик алдан заказ ясап, переговорный пунктка барып кына сөйләшергә мөмкин иде).

Һаман бер сүзне кабатлаганым гына истә:
- Миннән башка күммәгез! Миннән башка күммәгез...
Карый һәм ышанмыйм: ничек, ни өчен? Әле 3 ай элек кенә безнең никахыбызда утырып, вокзалда исән-сау килеш безне озатып калган иде, март аенда мин аңа кунакка кайтырга вәгъдә иткән идем. Мин кайттым менә, ә ул ЮК!

Югалткан кешеләребезнең урыннары оҗмахта, рухлары шат булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев