Югары патологияле кош гриппы Россия чикләренә якынлаша
Югары патологияле кош гриппы Россия чикләренә якынлаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов хәбәр итте.
Ул быел кош гриппының куркыныч төре — H5 N8 вирусы Украинада теркәлгәнен әйтте. Шулай ук, Словакия, Германия, Польша, Болгария, Чехиядә, февраль азагында Һиндстан, Таиландта, Вьетнамда да ачыкланган. Бу очракта, кошлар 100 процент дәрәҗәдә үлә. Илдә карантин кертелә, чир йоктырырга мөмкин булган барлык кош юкка чыгарыла.
«Хәзер күчмә кошлар кайта башлаячак, алар кош гриппы таралуның төп чыганагы булып тора», — диде Евгений Иванов.
«H5 N8 вирусы Белгород, Ростов өлкәләренә якынлашты. Аларда кошчылык предприятиеләре күп. Европада бу вазгыятькә аномаль җылы кыш тәэсир иткән дип фаразларга була. Кыргый кошларда вирус үрчергә мөмкин», — дип ачыклык кертте ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев