КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Көнләшүдән хатынын үтергән

Татарстанның Аксубай районында ир-ат хатынын үтергән.

 

Элек тә хөкем ителгән 42 яшьлек ир-ат 39 яшьлек хатыны белән өстәл янында спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда бәхәс чыга. Бәхәснең сәбәбе - көнләшү. Шуннан ир-ат хатынын йодрыклары белән кыйный башлый. Хатын алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан тәслим кыла.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә республика эчке эшләр министрлыгы сайты.

 

Чыганак: https://ntr-24.ru/?newsid=52151

https://pixabay.com/ фотосы


Нет комментариев