Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида Ана капиталын ялган белешмә биреп алган хатын хөкем ителгән

Хәзерге вакытта Ана капиталы сертификаты алучылар мошенникларның төрле схемаларына ышанып, сертификатны акчага әйләндерү тәкъдименә ризалаша. Моның белән үзләре дә җинаятьтә бергә катнашучыга әйләнә. 32 яшьлек лениногорскилы да әлеге адымга барган, дип хәбәр итә шәһәр судының сайты. Суд ачыклаганча, ханым икенче баласы тугач, Пенсия фонды идарәсенә торак йорт төзү өчен җир...

Хәзерге вакытта Ана капиталы сертификаты алучылар мошенникларның төрле схемаларына ышанып, сертификатны акчага әйләндерү тәкъдименә ризалаша. Моның белән үзләре дә җинаятьтә бергә катнашучыга әйләнә. 32 яшьлек лениногорскилы да әлеге адымга барган, дип хәбәр итә шәһәр судының сайты.

Суд ачыклаганча, ханым икенче баласы тугач, Пенсия фонды идарәсенә торак йорт төзү өчен җир участогы алырга кирәк дип, ягъни торак шартларын яхшырту теләге булуын әйтеп, ялган белешмә китерә. Чынлыкта исә акчалар шәхси бурычын түләүгә, транспорт чарасы алуга һәм кирәк-яракка тотылган.

Суд әлеге хатынга карата ирегеннән 2 елга мәхрүм итәргә дигән карар чыгара, шартлы рәвештә сынау срогы белән 1 ел да 6 айга калдыра.

Закон буенча Ана капиталын акчага әйләндерергә ярамый, дип кисәтә шәһәр суды. Аны өч юнәлештә генә кулланырга мөмкин: торак шартларын яхшырту, балага белем алуга юнәлдерү, ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев