Лениногорскилы пычак белән кадаган
Өстәл янында бергә спиртлы эчемлек эчүнең ахыры күңелсез тәмамланган, дип хәбәр итә республика Эчке эшләр министрлыгы сайты. 10 февральдә 50 яшьлек ханым күкрәк читлегенә пычак белән кадаган җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә. Вакыйга ханымның фатирында булган. Ул урынга килгән хокук саклау хезмәткәрләре 44 яшҗлек ир-атны тоткарлый. Ул сожителе булып чыга. Ир-ат...
Өстәл янында бергә спиртлы эчемлек эчүнең ахыры күңелсез тәмамланган, дип хәбәр итә республика Эчке эшләр министрлыгы сайты.
10 февральдә 50 яшьлек ханым күкрәк читлегенә пычак белән кадаган җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә. Вакыйга ханымның фатирында булган. Ул урынга килгән хокук саклау хезмәткәрләре 44 яшҗлек ир-атны тоткарлый. Ул сожителе булып чыга. Ир-ат бергә спиртлы эчемлекләр эчкәч, бәхәс вакытында пычак белән кадаганы хакында сөйли. Элек тә хөкем ителгән ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Аңа 8 елга ирегеннән мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев