Лениногорскилылар, уяу булыгыз! Күрше шәһәрдә пенсионерны алдаганнар
Ышанучан халыкның байлыгына ия булу өчен кырыгалдарлар нинди генә ысуллар уйлап тапмый. Шушы көннәрдә 56 яшьлек әлмәтленең телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган. Аның сүзләре нигезендә бу ханымга пенсия өстәмәләре тиеш, тик акчаны күчерү өчен банк картасының барлык реквизитларын гына атарга кирәк, дип яза җирле...
Ышанучан халыкның байлыгына ия булу өчен кырыгалдарлар нинди генә ысуллар уйлап тапмый.
Шушы көннәрдә 56 яшьлек әлмәтленең телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган. Аның сүзләре нигезендә бу ханымга пенсия өстәмәләре тиеш, тик акчаны күчерү өчен банк картасының барлык реквизитларын гына атарга кирәк, дип яза җирле басма.
Каракның сүзләренә ышанып, әлмәтле кирәкле мәгълүматларны әйтеп бирә һәм тиздән аның телефонына 33 мең сум акча алыну турында хәбәр килә.
Кырыгалдарлар корбаны булуын аңлап алган ханым ашыгыч рәвештә полиция хезмәткәрләренә хәбәр итә.
Хәзерге вакытта каракның кемлеген һәм кайдалыгын билгеләү буенча оператив-эзләнү чаралары уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев